МИЛЛИАРДЕР и. фр. Акчалата исәпләгәндә бер миллиард һәм аннан да күбрәк акчага, шуңа тиң байлыкка, милеккә ия булган кеше. Эшкуар да, җилкуар да түгел, Хәерче дә түгел, мескен дә... Миллиардерлар, минем хәлдә булса, Яши алмас иде өч көн дә. И.Юзеев. [Америкада] Миллиардер хәерче каршында уңайсызлык тоймый. Миллиардерның кеременнән муниципаль кирәк-яракка, штат һәм федераль бюджетка кирәк кадәр салым басып калалар. М.Юныс. Шунысы гына гаҗәпләндерә: яхшылап тикшермичә, төрле фаразларга таянып кына, аларны [террор актларын] мөселман динендәге гарәп кешеләре оештырган, башында миллиардер Усәммә бән Ләдин тора, дип, АКШ президенты Джордж Буш игълан итте. М.Әхмәтҗанов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә