МИЛЛИАРД сан фр. 1. 1) 1 000 000 000 ның сан һәм микъдар атамасы. Дүрт ярым миллиард кеше яшәгән планетада ир белән хатын япа-ялгыз иделәр. М.Юныс. Дөньяда су юлы белән елына ике миллиард тоннадан артык нефть ташыла. Казан утлары. Ә баш мие хәзерге заманның иң яхшы кибернетик машиналарыннан да өстенрәк, аның эчендәге унбиш миллиардка якын нерв күзәнәкләре үтә төгәл җайлашып, иң нәфис эшләрне башкаралар. Химиянең киләчәге

2) Чиксез күп, бихисап. Миллиард сорау – үзе Галактика. Җавап – тузан, мескен бер бөҗәк!.. Х.Туфан. Диңгезнең кургаш суын миллиард бөртеккә әйләндереп, кара сыртын шәфкатьсез рәвештә елтыратып килгән үлем машинасы торпеданы күргән иде. М.Мәһдиев

2. и. мәгъ. күпл. сөйл. миллиардлар. Бик зур финанс агымнары, бик зур акча суммалары, зур байлык. Калач урлап тотылганнар – зинданнарда. Миллиардлар урлаганнар – йөзә данда. Р.Фәйзуллин. – Вакланмыйк, җәмәгать. Тиеннәр бүлешмибез ич, сүз миллиардлар хакында бара, – дип тынычландырды үзләрен депутат. Р.Мөхәммәдиев. Милләтләрнең язмышын бүгенге көндә биржаларда уйнаучы брокерларның миллиардлары хәл итәчәк. М.Юныс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә