МИЛЛИ с. гар. 1) Милләткә, милләтләргә караган, шуның белән бәйле. Милли аңны, милли тойгыны уяту бездә бик авыр. Н.Нәҗми. Татар һәм башкорт халкы арасында бернинди милли, социаль каршылык юк. А.Хәлим 2) Аерым бер милләткә генә хас, шуның төп характерлы үзенчәлекләрен чагылдыра торган; шул милләткә караган. Гореф-гадәтне, милли бәйрәмнәрне сакларга кирәк. Сабантуйларны да матуррак, күңеллерәк уздырырга мөмкин. Т.Әйди. Грекларның милли киемнәре бераз гына безнең чуваш халкының милли костюмнарына охшаган. М.Мәһдиев. Татарныкын гына түгел, рус һәм украин халкының да традицион милли орнаментларын өйрәнергә туры килде аңар. Р.Мөхәммәдиев 3) Гомумдәүләт, илкүләм. Кеш Россиянең милли байлыгы булып исәпләнә. Кызыклар дөньясында 4) Халыкның милләтен исәпкә алып бүленгән, билгеләнгән, төзелгән, оештырылган. Милли автономия |