МИЛЛӘТЧЕЛЕК и. 1) Бер милләтнең башка милләттән өстен була алуын раслый торган тәгълимат һәм идеология. Әгәр дә без әле идеология томаныннан арынабыз икән, нигә әле милли тойгыны милләтчелеккә әйләндерергә ашыгабыз һәм гаепләп барабыз? Н.Нәҗми. --- әгәр җыелыш урысча барганда, без ташлап чыгып китсәк, безгә милләтчелек мөһере сугарлар иде. Аларның бездән аерылып китүләре интернационалистлык санала... М.Юныс. Солтангалиевне бер үк вакытта милләтчелектә, пантюркизмда һәм панисламизмда гаепләргә маташу – бөтенләй сафсата. Казан утлары

2) иск. Милли бәйсезлек өчен көрәш хәрәкәте. Мостафа Кәмал паша хәрәкәте --- чын милли, чын халык хәрәкәтедер. Менә шул хәрәкәт, менә шул төрек милләтчелеге бүген Россия Советлар властена дуслык, кардәшлек кулын суза. Ф.Әмирхан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә