МИЛЛӘТЧЕЛ с. 1. Милләтчелек (1 мәгъ.) рухындагы. Гасырларга сузылган милләтчел сәясәт эзсез калмаган, күрәсең. Ф.Зариф

2. рәв. мәгъ. Милләтчелеккә (1 мәгъ.) таянып, милләтчелек (1 мәгъ.) күзлегеннән чыгып; милләтчеләргә хас булганча. Бу да шулай ук милли тел мәсьәләсен буржуача, милләтчел аңлау булып, милли форма сылтавы белән прогрессив эчтәлекне инкяр итүдән гыйбарәт иде. Г.Халит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә