МИЛЛӘТЧЕ и. 1. 1) Милләтчелек (1 мәгъ.) тарафдары. Аның артык милләтче булып китүендә әнә шушы ялгышы ятмыймы икән, соңга таба ул – милләт өчен хакыйкать эзләп, ҮКларга барып, кыйналып кайткан кеше. Р.Батулла

2) иск. Милли азатлык хәрәкәтендә катнашучы, милли бәйсезлекне яклап сугышучы. Безнең арада чын ихласлы милләтчеләр тиз генә туачак та түгел. Чөнки без – барыбыз да кол, дәрвиш! Ф.Сәйфи-Казанлы. Төрек милләтчеләре үзләренең бүгенге юлларын Россия Советлар власте юлы белән бергә күрәләр. Ф.Әмирхан

3) Милләтпәрвәр, үз милләтен яратучы, патриот. --- чын милләтче булмасаң, милли дуслык дип йөрүнең бәясе – сукыр бер тиен! Л.Шагыйрьҗан. Ул – милләтче түгел, ләкин милләт өчен җан атар. Р.Низамиев

2. с. мәгъ. Милләтчел (1 мәгъ.), милләтчелеккә (1 мәгъ.) нигезләнгән, милләтчелек сәясәтен алып барган. Лагерьларда легионнарга туплау эшен эмигрантларның милләтче комитетлары алып барган. Р.Мостафин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә