МИЛЛӘТТӘШ и. Сөйләм субъекты белән бер милләттән булган кеше. Күпме милләттәшләр, чит илгә китмичә, Татарстанның үзендә яшәп тә чит телдә югалганнар. Ш.Галиев. Мин, кая гына барсам да, үз милләттәшләремне елдам-кайнар күз карашыннан, тавыш тембрыннан танып алам. М.Галиев. Милләттәшләр арасындагы әңгәмәдән туган ләззәтнең асылында нәрсә ята икән? М.Юныс |