МИЛЛӘТСЕЗЛЕК и. Милли билгеләре, милли үзенчәлекләре бетү, милли үзаңы булмау күренеше. Әлбәттә, бүгенге яшьләребезгә заманның төссезлек, нәселсезлек, ырусызлык, милләтсезлек, космополитизм чире йога бара. Т.Миңнуллин. Чыннан да, милләтне һәм туган телне юкка чыгаручы иң беренче куркыныч – катнаш никахлар. Алар – татарны милләтсезлеккә һәм телсезлеккә өстерәүче тамгалар. И.Таһиров. Туган телем миңа нәкъ анам күк, Тарихларда эзле халкым атам кебек, Туган телсез калу – милләтсезлек, Ә милләтсез калу үлгән Ватан кебек. Р.Шиhапов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә