МИЛЛӘТСЕЗ с. 1) Милли хисләре, милли үзаңы булмаган, миллилеген югалткан. Балаларын чукындырып, аларга тузга язмаган исемнәр биреп яшәүче милләтсез, җирсез, хәтерсез манкортлар күпме?.. А.Гыйләҗев. Әдип бюрократлардан, үз телен, борынгы культурасын оныткан милләтсез бәндәләрдән --- ачы көлә, хәзер дә актуаль булып яңгыраган фикерләрне кыю итеп әйтә. Р.Мостафин

2) Бернинди милли үзенчәлеге булмаган; бер милләткә дә карамаган. Татар дөньясын бүген «уйнаштан туган», милләтсез көйләр, компьютер-композиторлар язган бер көнлек җырлар басып китте. Р.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә