МИЛЛӘТПӘРВӘРЛЕК и. Милләткә карата фидакярлек, үз милләтенә хезмәт итү. Зыялыларның дүртенче сыйфаты – милләтпәрвәрлек. Ф.Яруллин. Бу беркетмәләрдә Исхакыйның милләтпәрвәрлеге ап-ачык күренә. Р.Батулла. Әдипнең [А.Хәлимнең] төбәгенә һәм якташларына багышланган «Минем Түгәрәк Имәнем» (1999), халык санын алу уңае белән язылган «Яңа сагыш» (2002) кебек китаплары да шул ук көрәш рухы, гаделлекне яклау, милләтпәрвәрлек идеяләре белән сугарылганнар. Хәзерге татар әдәбияты



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә