МИЛЛӘТПӘРВӘР с. фар. 1. Милләтен яратучы, үз милләте өчен тырышучы. Ләкин җиде йөз меңнән артык әгъзасы булган Латвия халык фронты үзенең милләтпәрвәр фикердәшен кыерсытырга юл куймый: имзалар җыеп, хәрби министр Язовка делегацияләр җибәреп, аны бәла-казалардан йолып кала. Р.Даутов. Ә мин – милләтпәрвәр затлардан, Дмитрий. Тарихтагы барлык империяләрнең җимерелү сәбәбе бер дип беләм: ул – милләтләр язмышына битарафлык. З.Фәтхетдинов. Хәбибрахман ага үзе дә күренекле мәгърифәтче һәм мөгаллим гаиләсендә туып үскән, атаклы әдипләр, артистлар, җәмәгать эшлеклеләре белән аралашып яшәгән--- милләтпәрвәр зыялы иде. Казан утлары 2. и. мәгъ. Үз милләтен яратучы кеше, үз милләтенә хезмәт итүче шәхес. Шул көннән башлап Ирек мәйданына милләтпәрвәрләр белән бер рәткә Садыйк Сираевичның пациентлары да басты. З.Хөснияр. Шулай да бүген чын милләтпәрвәр булу өчен мөмкинлекләр бар, дидек. М.Ибраһимов. Чын йөрәктән милләт дип сызланган, фидакярләрчә халыкка хезмәт иткән милләтпәрвәр, асылзат, бердәнбер – беренче һәм соңгы казый Мөхлисә Бубыйның тууына быел 140 ел тулды. Сөембикә |