МИЛЛӘ’ТАРА с. Милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләргә караган; төрле милләтләргә карый торган. Язмыш Татарстаныбызны милләтара сугыштан үзе сакласын. М.Мәһдиев. Өлкә советы башкарма комитетының милләтара мөнәсәбәтләр комиссиясе рәисе Дамир Шәрипов белән очрашу да байтак мәсьәләләрне ачыкларга мөмкинлек бирде. Т.Әйди. Икетеллелек мәсьәләләрен хәл итүдә, милләтара рус телен өйрәнүне җиңеләйтүдә һәм тизләтүдә тәрҗемәле сүзлекләр бигрәк тә әһәмияткә ия. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә