МИЛЛӘТ и. гар. 1) Тарихи рәвештә уртак әдәби тел, этник үзенчәлекләр, территория, мәдәният, икътисад формалашып, шуның нигезендә уртак үзаң һәм җәмгыять структурасы барлыкка китереп яшәгән зур тотрыклы бергәлек буларак халык; русчасы: нация. Милләтемнең кайгыларын кайгырып, Шатлыгына шатланып җырлап калам ---. С.Сүнчәләй. Һәр милләт баласында үз халкы, үз милләте өчен горурлык хисе булырга тиеш. Ш.Галиев. --- җир катламнары кебек үк, милләт тә тарихи яктан төрле этник, рухи, мәдәни катламнардан тора. И.Әмирханов

2) Шәхеснең әлеге берләшмә әгъзасы булуы, шушы халыкка каравы; русчасы: национальность. Әйе, кол – интернациональ төшенчә: колның милләте булмый. Г.Моратов. Гүзәл кызларның татарлыгы йөзенә үк чыккан. Монда инде, милләтең кем, дип сорап торасы юк. Ф.Әһлиуллина. Исеме – Рубен, милләте – испан, Сугышкан ярсып, арыслан кебек. Үзенең туган каласын яклап, Рус егете дошманны кырган. Ш.Самат

3) Дәүләт, ил. Берләшкән милләтләр оешмасы. Милләтләр лигасы

4) Кешеләр, халык. Милләт йоклый, дип, авыз эченнән мыгырдана-мыгырдана, Фәрит янына барып аудым. Р.Вәлиев

5) күч. Бер тармакка караган, бер өлкәдә эшчәнлек алып барган кешеләр. Марҗамыдыр анда, яһүдә... Шагыйрь милләтеннән булгач, барыбер – Барыбер каләм бүген үксеп яшь түгә... Л.Шагыйрьҗан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә