МИЛИ’ЦИЯ и. лат. тар. 1) СССРда һәм 2011 елга кадәр Россия Федерациясендә иҗтимагый тәртип саклау һәм җинаятьчелек белән көрәшү вазифасын башкара торган административ орган. Халык милициясе оештырыла башлый. Милициягә, эшчеләрдән кала, студентлар, гимназия укучылары һәм күпмедер санда шәкертләр языла. И.Нуруллин. Милициядә эшләүче егетләр арасында керәшен егетләре байтак кына – азанның кайчан әйтеләсен алар белми иде. М.Мәһдиев

2) сөйл. Милиционер; милиция (1 мәгъ.) хезмәткәре. Арча врачлары, милицияләре ниндидер бер тагын да мөһимрәк эш белән Кенәр якларына китеп барганнар икән. М.Мәһдиев. Милиция фуражкасын өскәрәк күтәреп куйды.Чәч бөдрәләре җилдә тирбәлеште. Р.Бәшәр. Начальницаның як-ягына кобура таккан ике милиция баскан иде. Я.Шәфыйков



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә