МИЛИЦИОНЕР и. лат. Милиция хезмәткәре. Милиционер сүз катмады, учак тирәсендә утырган һәммәбезне дә каш астыннан берәм-берәм күздән кичерде. Г.Тавлин. Директор абый бүлмәсендә, бәлки, милиционер да көтеп утырадыр. Г.Нәбиуллин. Милиционерларның берсе – ач яңаклысы, куе кара кашлы, югары бөтерелгән очлы мыеклысы – каккан казык булып, ишек катына басты. Ә.Гаффар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә