МИЛИТАРИ’СТИК с. Милитаризм сәясәтенә нигезләнгән, милитаризм карашларын чагылдырган. СССРның --- дөньякүләм мәйдан тоткан, табигать байлыкларын, бигрәк тә нефтьне ифрат күп чыгарып, нигездә шуның хисабына милитаристик державага әверелгән чагы. Р.Фәйзуллин. Чечен сугышында инде менә биш гасыр гамәлгә ашырылып килгән милитаристик сәясәт пыяла линза аша үткән кояш нурларыдай бер ноктага тупланган. М.Юныс. Бөек Октябрь социалистик революциясен шатланып каршы ала, Германия хакимнәренең милитаристик позицияләрен тәнкыйтьләгән өчен, төрмәгә утыртыла [Ф.Меринг]. К.Гыйззәтов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә