МИЛИТАРИСТ и. лат. Милитаризм яклы кеше, милитаризм сәясәтен үткәрүче. Финляндия чигендә хәрби провокация оештыручы Англия һәм Франция милитаристларына карата (бу турыда һәр рәсми хәбәргә ышану шөбһәсез иде) йодрыклар йомарлана, кайнар нәфрәт сүзләре әйтелә. Т.Гыйззәт. Япон милитаристлары белән сугыш озакка бармады, әмма ул тиз һәм аяусыз булды. Г.Ахунов. --- милитаристларның бик котырынган чорында яшибез. Колагыңны зирәк тотмасаңмы? Һи-и-и... М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә