МИЛЕКЧЕЛЕК и. 1) Милеккә ия булу һәм шуннан тулы файдалану хокукы. Һавага, суга шәхси милекчелек була алмый. Ш.Галиев. Фихте милекчелек проблемасын да үзенчә аңлый. Т.Гыйззәтов

2) күч. Кеше характерында мал җыю хирыслыгы, милек булдыруга артык бирелгәнлек; саранлык. Элекке авыл агаенда хосусый милекчелек хисе тирән тамыр җәйгән, кирелек белән йомыклык та җитәрлек. Г.Бәширов. Эш нәкъ менә шунда – милекчелектә! Һәм моны бер дә оялмыйча әйтергә кирәк. Х.Әшрәфҗанов. Ниндидер бер акыл иясе: «Адәм баласының күңелендә хосусый милекчелек хисен дөрләтим дисәң, аңа ашъяулык кадәр генә булса да җир бирергә кирәк», – дигән, имеш. Ш.Маннапов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә