МИЛЕКЧЕ и. 1) Нинди дә булса милеккә ия булган зат; хосусый милек хуҗасы. Татарстанның һәр кешесе милекче булырга тиеш. М.Галиев. 300 меңнән артык милекче, үзләренең конституцион хокукыннан файдаланып, үз җирләрен арендага бирү турында договорлар төзеде һ.б. Я.Шәфыйков. Шулай ук якын араларда идарәче компанияләр җитәкчеләренең торак милекчеләре белән очрашулары да узачак. Шәһри Казан 2) күч. Милек булдыру, байлык җыюга артык бирелгән кеше, мал җанлы кеше |