МИЛЕК и. гар. 1) Бер иянеке булып исәпләнгән һәм тулысынча аның карамагында булган мал-мөлкәт, әйберләр. Мин кызыкмыйм һич кешенең малы, милке, бәхтенә. Г.Тукай. Әледән-әле ялчыларың килеп, бар булдырган малыбызны, хезмәт белән, тир белән тапкан милкебезне талап алып бетерә тордылар. М.Маликова. Шәхси милек – шәхесне сынарга лакмус кәгазе. Ш.Галиев

2) Гомумән байлык, мал-мөлкәт. Берәүләрне симерткән дә – милек-милек! Берәүне кан төкерткән дә, исерткән дә – милек-милек! Сирин. Ә җирдә дөнья яралганнан бирле бөтен тарткалаш милек өчен. Дөнья белән милек идарә итә ---. Ф.Садриев. Берәүне дә баетмыйча тик торган милек – үле милек. Р.Хәкимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә