МИЛӘШ ЧЫПЧЫГЫ и. зоол. Чыпчыксыманнар отрядыннан уртача 25 см зурлыгындагы, Евразия урманнарында тереклек итә торган кош; русчасы: дрозд-рябинник. Миләш чыпчыгы! Безнең Җиләкне ник ашыйсың? Түтәлдәге җиләкне Нигә читкә ташыйсың? Р.Миңнуллин. Боланның төлке белән, тиеннәрнең кыр куяннары, ә куяннарның миләш чыпчыгы белән уйнаганын күзәткәннәр. Кызыклар дөньясында. Миләш чыпчыклары җиләкне бөтен килеш йота, кошның ашказанында аның орлыклары кайнатылмый һәм, шул рәвешле, урман буенча тарала. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы |