МИЛӘШЛЕ с. 1) Миләш агачлары булган, миләш үсеп утырган. Алардан соң шомыртлы, баланлы, миләшле урман тугае, әрәмәлекләр җәелеп китә. С.Поварисов. --- мәче, авызына тычкан капкан көе, тын урамга гаҗәпләнеп бераз карап торгач, канау аша сикереп, рәшәткә ярыгыннан миләшле бакчага чумды. Р.Бәшәр

2) Миләш җимеше булган, шуңа бай



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә