МИЛӘШ и. фин-угор 1) Гөлчәчәклеләр семьялыгыннан, Төньяк ярымшарның уртача полосасында таралган, аерчалы яки парсыз каурыйсыман яфраклы агач яки биек булып үсә торган куак. Урманның бер агачы сап-сары, монысы – усак, икенчесе кып-кызыл, анысы – миләш. М.Мәһдиев. Өзгәләнмә, миләш, – Булчы якын сердәш Мәхәббәтен көткән кызларга! Х.Әюп. Каршыдагы бакчада шомырт һәм миләш агачларында чыпчыклар чыркылдаша ---. Р.Кәрами

2) Әлеге агачның тәлгәшләр рәвешендә була торган саргылт кызыл төстәге җимешләре. --- көзнең соңгы күрке булган миләш тәлгәшләре, шушы салкыннарда да ут кебек янып, тирә-якка ниндидер бер моңсулык сирпеп торалар. М.Шабай. Аннары менә кичә генә укыдым. Миләшнең, шомыртның, баланның файдасын язган. М.Мәһдиев. --- Фәрхиягә бирермен, чәчәк урынына булыр, бу агачның миләше аерата тәмле, инде пешкән. М.Хуҗин. --- малай чагында җиләк җыйган урман аланнарын, балан белән миләшкә, шомыртка, карлыганга, кыргый чиягә, чикләвеккә йөргән урыннарын караганнар иде. Г.Ахунов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә