МИЛӘҮШӘ и. фар. бот. 1. 1) Миләүшәчәләр семьялыгыннан башлыча Төньяк ярымшарның уртача поясында таралган шәмәхә, сирәгрәк – сары яки төрле төсләрдәге чәчәкле күпьеллык үлән яки куак үсемлек. Өй түрендәге чәчәкнең Аты миләүшә икән шул; Сандугач сайрый дип торам, Дустым сөйләшә икән. Җыр. Әле нәни генә күбәләкчекләрне хәтерләткән миләүшәләргә карады, әле ачык тәрәзәгә текәлде кыз. Р.Мөхәммәдиев. Кызыл ләлә, зәңгәр ирис, алсу зәңгәр миләүшәләр чәчәк ата. Дөньяда ниләр бар 2) Кызгылт зәңгәр яки шәмәхә төс. Төсләр спектрының башка нурлары әфлисун төсле, сары, яшел, күк, зәңгәр һәм миләүшә төсле дугасыман сызыклар хасил итәләр. Дөньяда ниләр бар 2. с. мәгъ. Шәмәхә төстәге. Анда таулар, комлы сахралар аша Якты кояшның миләүшә нурына Таш каланың стенасы күмелә. М.Җәлил. Гаяр больницага барышлый кызгылт, миләүшә һәм ак төстәге өч данә роза чәчәге сатып алган иде, Гөлфирә бүлмәсенә шуларны тотып, елмаеп килеп керде. Г.Кашапов. Әйбер ап-ак булып кызганда без, кызыл төстән башлап, миләүшә төскә кадәр тоташ спектр күрәбез. Физика курсы |