МИЛАДИ и. гар. Җирнең Кояш тирәли әйләнү циклына нигезләнгән, беренче тапкыр Рим папасы Григорий XIII тарафыннан кертелгән һәм бүгенге көндә бөтен дөньяда кабул ителгән ел исәбе. Һиҗри белән 573 елда, милади белән 1177 елда җәйнең иң ямьле аенда Казан дәрьясы Олуг Иделгә койган төбәктә Болгар ханы Сәлим моңа кадәр ише булмаган Кирмән Кала салырга фәрман бирде. М.Хәбибуллин. Төркиләрнең бер-берсенә кылыч күтәрергә баш тартуын тарих шулай хәтерли. Шуңа күрә бу гайре табигый вакыйганың төгәл елы да билгеле – милади белән 1183 санә. Р.Зәйдулла |