МИКЪДАР и. гар. 1. 1) Нәрсәнең дә булса үлчәнә, санала, азаеп күбәя ала торган үзлеге; үлчәм. Матди кыйммәтләр беренче дәрәҗәдәге әһәмияткә ия булган чакта, байлык шул кыйммәтләр микъдары белән үлчәнә. Ә.Баян. Үсемлек яфраклары бүлеп чыгарган суның микъдарын да билгеләргә мөмкин. Биология. Биологик актив матдәләр микъдарына үсемлекнең үсеш стадиясе, аның яше һәм күп кенә башка факторлар зур йогынты ясый. Урман аптекасы

2) филос. Сан, күләм күрсәткече. Фәлсәфи әдәбиятта, бигрәк тә аерым дәреслекләрдә, үзенчәлелек категориясен микъдарга, санга бәйләнгән аспектта карарга омтылалар. К.Гыйззәтов. Микъдар һәм сыйфат үзгәрешләре үзара тыгыз бәйләнгәннәр һәм алар бер-берсен китереп чыгаралар. Галәм. Җир. Кеше

3) лингв. Предметның төгәл санын белдерү белән бәйле категория. Микъдар саннары контекстта исемләшеп киләләр һәм исемнәр кебек төрләнәләр ---. Ф.Хисамова. Микъдар саны урынына җыю саны куллану очраклары еш күзәтелә ---. Татар халык сөйләшләре

4) иск. Күренешнең, вакыйганың гомуми күләме, колач, масштаб. Бу эш әле, гомум Россия микъдарында алганда да, тиз вакытта гына кирәгенчә куелып җитә алмаячактыр. Ф.Әмирхан

2. бәйл. иск. Хәтле, чаклы, кадәр, тирәсе, чамасы. Ләкин бу вакытта Әсма тиф хәстәлегенә дучар улып, өч ай микъдары агыр ятты. Р.Фәхретдин. – Башкаебызга тегермән ташы микъдар кайгы төште бит – Мирзабызга хулиганнар чәнечкән!.. – диде [Анифә апа]. Х.Сарьян



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә