МИКСТУ’РА и. лат. Төрле сыеклыкларны (эремә, төнәтмә һ.б.) кушып яки берәр сыеклыкта берничә каты матдәне эретеп әзерләнгән дару формасы. [Сары умырзая] үләне төнәтмәсен Бехтерев микстурасын хәзерләүдә файдаланалар. Урман аптекасы. Хикәянең геройлары фантастик микстура эчәләр, ул даруның нерв системасына ясаган тәэсире нәтиҗәсендә, тою органнары бик тиз арада булып алган күренешләрне дә аерым-аерым күрә башлый. Кызыклы физика |