МИ’КСЕР и. ингл. 1) тех. Домна миченнән агып чыккан сыек чуенны кабул итү сыемы 2) Төзелештә кулланыла торган бетон измәсен болгату җайланмасы; шушы җайланма белән җиһазланган йөк машинасы. – Мин Чернобыльдә бетон болгаткычта эшләдем ---. Ул «миксер» дип атала, – диде Никитин, тавышын күтәрә төшеп. Ә.Салах 3) Аш-су әзерләгәндә, төрле сыеклыкларны болгату, туглау, күбеккә күпертү өчен хезмәт итә торган көнкүреш электр приборы. Чикләвек, он, тоз өстибез, миксер я кашык белән әйбәтләп туглыйбыз. Малайларга-кызларга: «тәмле» киңәшләр. Йомырка агын миксер ярдәмендә куе итеп күперт, аз-азлап шикәр комы сала-сала янә күпертеп ал. Матур буласың килсә… |