МИКРОЭЛЕМЕНТЛАР и. күпл. биол. Терек организмнарда бик аз микъдарда гына була торган, әмма организм өчен бик кирәк булган химик матдәләр. Без хәзер үк инде химик ашламалардан файдаланабыз, туфракка микроэлементлар кертәбез, үсемлекләргә үсеш тизләткечләре бирәбез ---. Химиянең киләчәге. Ризык белән организм үзенә аксым, май, углевод, биологик актив булган матдәләр – витаминнар һәм микроэлементлар ала. Малайларга-кызларга: «тәмле» киңәшләр. Бутоннарның чәчәк атмыйча калуы минераль ашлама һәм микроэлементларның җитәрлек булмавыннан һәм яктылык җитмәүдән булырга мөмкин. Юлдаш |