МИКРОФОН и. гр. тех. Тавыш тирбәнешләрен электрик тирбәнешләргә әверелдереп, көчәйтеп, билгеле ераклыкка тапшыру өчен хезмәт итә торган прибор. Аның кулындагы микрофон ниндидер стандарт бер ритм белән дерелди сыман иде. М.Мәһдиев. Төрле уеннар, көрәш дәвам итә. Алып баручы микрофоннан чираттагы бәйге башлануын игълан итә ---. Т.Нәҗмиев. Көчәнмәгез, зинһар, микрофоннар! Өркеп качып бетте инде сездән изге моңнар... Л.Шагыйрьҗан |