МИКРОТОПО’НИМ и. гр.-гр. лингв. Топонимнарның бер төре булган, гадәттә болын, урман, кое, көтүлек кебек вак объектны белдергән, шул тирәдә яшәүче җирле халыкка гына билгеле атама. Ялгызлык исеменең төренә карап, антропоним, топоним, гидроним, ороним, ойконим, микротопоним, зооним, космоним һ.б. аерыла. Г.Галиуллина. Идел болыны, Идел тугае, Идел урамы һ.б. – микротопонимнар. Эзләнүләр. Уйланулар. Табышлар |