МИКРОСКО’ПИК с. 1) Микроскоп ярдәмендә башкарыла торган; үтә вак объектларны күзәтү белән бәйле. Хәзерге көндә галимнәр кулында --- махсус институтлар һәм лабораторияләр, умартачылыкка якын торган гомуми һәм хосусый фәннәрнең биргән мәгълүматлары, камил микроскопик техника, бик нечкә химик анализ ысуллары бар... Умарта кортлары 2) Үтә вак, бик кечкенә, микроскоп аша гына күрү мөмкин булган. Витаминнар, гормоннар һәм ферментлар кебек куәтле серле матдәләрне табигать --- тере организмнарга тотып булмаслык микроскопик кечкенә өлешләр белән генә саранланып тараткан. Химиянең киләчәге. XVII гасырда голландияле Антони ван Левенгук микроскопик организмнар дөньясын күрү һәм өйрәнә башлау мөмкинлеген биргән микроскоп ясаган. Биология. Хайваннар. Ләкин микроскопик яктылык дулкыннарының да төшкән һәр әйбергә басым ясауларына ышану кыен ---. Кызыклы физика |