МИКРОСКОП и. гр.-гр. Гади күзгә күренмәслек вак әйберләрне һәм аларның элементларын зурайтып күрсәтә торган линзалар системасыннан гыйбарәт прибор. Беренче микроскопны да голландияле уйлап тапкан. Аның исеме – Антони Левенгук. Кызыклар дөньясында. Астрономиягә – телескоп, биологиягә микроскоп никадәр зур җиңеллек китерсә, кешелек тарихының серләрен чишүдә археология дә шундый ук роль уйный. К.Тимбикова. Микроскопның объективы да, окуляры да берничә линзадан төзелгән катлаулы системадан гыйбарәт; аларның хезмәте – бик яхшы сыйфатлы сурәт булдыру. Физика курсы

Микроскоп астына алу Күзәтү астына алу, тикшерү, кызыксыну. Бәлки, республика прокуроры минем яшәү рәвешемне микроскоп астына алыр ---. Р.Мирхәйдәров. Микроскоп аша карау Бик җентекләп өйрәнү, нык тикшерү. Безнең сабакташлар арасыннан, Микроскоп аша карасаң да, Табалмассың юньсез кешене. Ә.Рәшит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә