МИКРООРГАНИ’ЗМНАР и. күпл. гр.-лат. Гади күз белән күреп булмый торган, бактерияләр, зәңгәрсу яшел суүсемнәр, беркүзәнәклеләр кебек бик вак тереклек ияләре. Химикатлар туфракның биологик активлыгын киметә, кирәкле микроорганизмнарны юк итә, бал кортларын, сайрар кошларны, файдалы бөҗәкләрне, суалчаннарны кыра ---. М.Хәсәнов. Меңнәрчә төрле химик реакцияләрне безнең өчен хәзергә микроорганизмнар башкара, әмма киләчәктә алар эше белән идарә итәргә, юнәлеш биреп торырга өйрәнәчәкбез. Химиянең киләчәге. --- иң чиста кулларның да һәр квадрат сантиметрында 100 әр микроорганизм торып кала. Кызыклар дөньясында



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә