МИКРОН и. гр. 1) иск. Микрометрның йөздән бер өлешенә тигез озынлык үлчәү берәмлеге. Заводта энә очы хәтле генә бәләкәй деталь ясаучыларның остарып китә алучылары микронны бармак очлары белән тоярга өйрәнәләр икән. Б.Рәхимова. Югары ешлыклы токларны көчәйтүче триодларның нигезе бигрәк тә юка (берничә микрон чамасы гына) була. Серле кристаллар. Гадәттә, базаның калынлыгын бик кечкенә итеп ясыйлар. Ул берничә дистә микрон, ягъни тишемнәрнең диффузия юлы озынлыгы белән бер чама була. Физика 2) күч. Бик аз күләм, бер бөртек. Һәм шунысы хәйран калдыра: шагыйрь чынбарлыктан бер генә микронга тайпылмыйча тудыра шушы шигъри хәзинәләрне. М.Юныс |