МИКРОМОХИТ и. Кешенең шәхси тормышы белән бәйле кешеләр, аның якыннары, тар аралашу даирәсе. Булачак галимнең нинди микромохиттә шәхес булып формалашуын да күзалларга буладыр. М.Әхмәтҗанов. --- дуслык һәм ярдәмләшү мөнәсәбәтләре, югары идея – сәяси һәм әхлак принциплары – һәр кешегә турыдан-туры тәэсир итә торган «микромохит» ул. Ә.Хуҗиәхмәтов |