МИКРО’МЕТР и. гр.-гр. махс. 1) Төз өслекләрдәге бик кечкенә озынлыкларны контактлы ысул белән үлчәү өчен үтә төгәл корал. Заводта үзе токарь булып эшләгәч, төгәллекне ярата, ирен дә микрометр белән яшәргә өйрәтеп бетерде инде. Юк, вакчыл, саран димим, төгәллек-пөхтәлек ягыннан әйтәм. Г.Госман. Эшне башкару өчен, аналитик үлчәү, микрометр, 0,10 °C бүлемле термометр кулланыла. Химия технологиясенең процесслары һәм аппаратлары. Приборлар һәм җиһазлар: аскуймага беркетелгән пыяла цилиндр, микрометр, секундомер, миллиметрлы линейка, шарчыклар. Газларда һәм сыеклыкларда күчерү күренешләре

2) физ. 10-6 м.га тигез булган озынлык үлчәү берәмлеге



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә