МИКРОКОСМ и. гр. кит. 1) Макрокосмның, җиһанның чагылышы, кечкенә бер үрнәге, символы буларак кеше; кешенең шәхси дөньясы, күңеле, күзаллаулары. Борынгы грек философиясе вәкиле Демокрит кешене микрогаләм (микрокосм) дип бәяли. К.Гыйззәтов. Еш кына инсанның үзен кечкенә бер дөнья – микрокосм рәвешендә күзаллыйлар. Х.Миңнегулов

2) Микрокисәкчәләр (элементар кисәкчә, атом төше, атомнар һ.б.ш.) дөньясы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә