МИКРОКЛИ’МАТ и. гр.-гр. 1) Зур булмаган территориядә (урман чите, кыр һ.б.да) һаваның җир өслегенә якын катламындагы климат. Микроклимат – әйләнә-тирәдәге һаваның тере организмнарга комплекслы йогынты ясый торган төп физик һәм химик факторлары (температура, дымлылык, һаваның химик составы, аның хәрәкәт тизлеге, тузанлылык, ионлашу дәрәҗәсе һ.б.). Авыл хуҗалыгы электригы белешмәсе. Үсемлекләр мохиткә, микроклиматка зур йогынты ясый, туфрак ясалуда катнаша, су әйләнешен тәэмин итә. Биология. Бу кечкенә пластмасса камерада автоматик рәвештә микроклимат һәм ясалма яктылык булдырыла. Химиянең киләчәге. --- караңгы чыршы урманына килеп керсәң, шунда ук салкынча дымлы һаваны сизәсең. Мондагы микроклимат ачыклык микроклиматыннан аерыла. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы 2) Ябык биналарда яшәү, эшләү өчен комфорт тудыру, тышкы тискәре шартлардан саклау өчен, ясалма рәвештә тәэмин ителә торган климатик шартлар. Бал корты торагында оптималь микроклимат булдыру – гаиләнең интенсив үсешенең әһәмиятле шарты. Татар балы 3) күч. Бергә яшәгән, эшләгән, тыгыз аралашкан кешеләр даирәсендә урнашкан үзара мөнәсәбәтләр. Ул – җитәкче кеше, аңа карап микроклимат барлыкка килә. Ш.Рәкыйпов. Кеше характеры үз тирәсендә микроклимат тудыра. Ш.Галиев. --- гаиләдәге микроклимат, үзара мөнәсәбәт – сәламәтләндерү системасының әһәмиятле элементы. А.Хаҗиәхмәтов |