МИКРОДУЛКЫНЛЫ с. Электромагнит дулкыннар энергиясеннән файдалану нигезендә эшли торган. Мин моны телевизордан күрсәтелә торган микродулкынлы мичтер дип уйладым. Г.Афзал. Беркөнне Җәүһәрнең микродулкынлы мичтә ә дигәнче кабартмалар пешереп алуын күреп, ачуыннан шартлар дәрәҗәгә җитте. Ф.Яруллин. Катнашманы эченә май сөртелгән чынаякка күчерәбез һәм максималь көченә (1000 Ватт) көйләнгән микродулкынлы мичкә өч минутка куябыз. Сөембикә |