МИКРОДӨНЬЯ и. Гади кеше күзе белән күзәтү мөмкин булмаган күренешләр һәм процесслар дөньясы, гадәттән тыш кечкенә зурлыклар белән эш ителә торган дөнья. Микродөньяның химиклар элек күз салмаган иң тирән катлауларына үтеп керергә туры килде. Химиянең киләчәге. Хәзерге табигать белеменең иң мөһим бурычларыннан берсе – фундаменталь физик теорияләрне алга таба үстерү, аерым алганда микродөнья күренешләре белән космик процесслар арасындагы багланышларны ачыклау. Галәм. Җир. Кеше. Квант механикасы, микродөньядагы, ягъни атомнар һәм молекулалар дөньясындагы күренешләрнең закончалыклары, без турыдан-туры күзәтә ала торган әйберләр дөньясындагы (макродөньядагы) закончалыкларга караганда башкача булуын күрсәтте. Физика курсы |