МИКРОБИОЛО’ГИЯ и. Биологиянең бактерия, вирус, суүсем, чүпрә, күгәрек гөмбәләре кебек микроорганизмнарны өйрәнә торган бүлеге. Аның өчен генетика, селекция, биофизика, микробиология фәннәрен үзләштерергә генә кирәк. Т.Гыйззәт. Әйе, сөйләү түгел, бу хакта уйланырга да вакыт күп калмаган: барча хыяллар белән бергә, бөтен зиһенен фән – микробиология, микродөнья биләп алган да үз эчендә биләп тоткан икән. Ә.Баян. Ботаника – үсемлекләр дөньясын, зоология – хайваннар дөньясын, микробиология гади күз белән генә күреп булмый торган микроскопик хайваннар дөньясын --- өйрәнә. Дарвинизм нигезләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә