МИКРОБ и. гр. 1) к. микроорганизм. Шартлар авыр, әмма меңнәрчә күгәрек үрнәкләре өйрәнелгән, аларның төрле микробларга каршы активлыгы җентекләп тикшерелгән. Ш.Рәкыйпов. Антибиотикларны микроблар һәм микроорганизмнар эшләп чыгара. Химия фаш итә. Микроблар белән китларны, секвойя белән бактерияне, умарта кортлары белән диңгез болытларын чагыштырып карагыз! Химиянең киләчәге

2) күч. Начар үрнәк булырлык күренеш, яман гадәт. Комсызлык кешене сукырайта. Комсызлык микробларын эләктергән бәндә тыела алмый башлый. М.Юныс. Иман бар. Кәтрә дә агу белән агуланмаган, әче тоз, бирәнлек ашламасы, мин-минлек микробыннан затсызланмаган саф чишмәләр, якты алкынлы агымсулар, уңдырышлы чем-кара туфраклар бар. А.Хәлим. Хәзер инде рухи «крепостное право» юридик яктан юкка чыгарылса да, куркаклар канында элекке коллык микроблары мыжлап яши бирә. В.Юныс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә