МИКРОАВТО’БУС и. рус Аз санлы юлчыларны якын араларга йөртү өчен билгеләнгән зур булмаган автобус. Эченә ун кешене сыйдырган микроавтобус, Киевтан чыгып, трасса буйлап төньякка таба җилдертә. Р.Фәйзуллин. Һава аланыннан килгән микроавтобус безне Андаман диңгезенең чираттагы бер җыйнак бухтасына, ягъни култыгына урнашкан Камал шәһәрчеге читендәге кунакханә ишегалдына китереп куйды. Р.Мөхәммәдиев. Шул вакыт зәңгәр төстәге микроавтобус, тузан туздырып, Сөләйләр капка төбендә тукталып калды. Н.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә