МИ’КРО - гр. 1) Кушма сүзләрдә берәр нәрсәнең бик кечкенә һәм үтә кечкенә күләмен, зурлыгын белдерә торган беренче кисәк (мәс., микроашлама, микродөнья, микрометеорит)

2) Кушма сүзләрдә бик вак предметларны, зурлыкларны тикшерү, өйрәнү, үлчәү яки җитештерүгә мөнәсәбәтле булуын белдерә торган беренче кисәк (мәс.: микроанализ, микроэлектроника, микромодуль)

3) Сүзнең икенче кисәге булып килгән физик күрсәткечләрне белдергән төп үлчәү берәмлегенең миллионнан бер өлеше (мәс., микрометр)



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә