МИКӘННИ кис. сөйл. «Чынлап та шулаймы икән?» мәгънәсен белдерә. Козгын дошман кошы микәнни соң: Йөзе кара, бәгъре таштай каты?! Ф.Гыйззәтуллина. Таң алдыннан йокы кача – Ул төн кошы микәнни? Ш.Галиев. Аңына килә алмас микәнни?! Бөтенләй китте микәнни инде? Ясалма сулыш алдырырга кирәк... М.Маликова |