МИКӘН кис. Сорау мәгънәсен белдерә. Кемнәр икән соң без, Ни кылабыз, ничек хәлебез? Ата-бабаларның изге исемен Онытмадык микән әле без? Х.Әюп. Әллә ул каз җуйды микән Бергә очкан парын, Без яшьлектә җуйган кебек Җанның газиз ярын? Н.Акмал. Чистайны узгач микән, пароходка кулыннан кечкенә генә кыз җитәкләгән бер сукыр утырды. А.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә