МИКАТ и. гар. Дөньяның һәр тарафыннан Мәккәгә хаҗга килүчеләр ихрам хәленә кермичә үтә алмаган территориянең чикләрен белдерә торган махсус урыннарның һәрбере. Хаҗилар, Мәккәи Мөкәррәмә шәһәренә барып җиткәнче, микат дип атала торган җирләрнең берсендә туктап, мыекларын кыскарталар, тырнакларын кисәләр, тәннәрендәге артык төкләрен кыралар, гадәттәге киемнәрен салалар, аннары госел коенып, ихрам киемнәрен кияләр. Ә.Максуди |