МИЗГЕЛЛЕК с. 1. 1) Бик кыска, бер мизгел генә дәвам иткән. Мизгеллек тынлыкта иреннәре кипшенеп-катып киттеләр, сүзләре чыкмады. Ф.Җамалетдинова. Бер мизгеллек арада артистканың күз карашы, йөз рәвеше, кул-бармаклары, гәүдә торышы – бөтен вөҗүде уйный. М.Галиев. Бу кинәт кәефе бозылуы аның мизгеллек кенә «ычкынып алуы» иде, шуңа күрә икенче минутта ул әбекәйгә әле сокланып, әле яратып карый иде инде. Р.Сибат 2) күч. Вакытлыча, кыска гомерле, тиз үтүчән. Әгәр җиңүне мизгеллек ләззәт итеп кенә карамасаң, вакыт яссылыгындагы көрәш ул җиңелеп җиңә белү кебек фәлсәфи отышлардан да тора... М.Гали 2. и. мәгъ. Фанилык, һәрнәрсәнең вакытлыча булуы. Аны яшәү белән үлем, мизгеллек белән мәңгелек, яктылык белән караңгылык, вакыт сурәтләре кебек мәңгелек проблемалар борчый... Г.Бәширов. Мәңгелек Йортта йөрим... Ялгызлык. Мәгърурлык. Билгесезлек. Чарасызлык. Мизгеллек... Р.Фәйзуллин |