МИЗГЕЛ и. гар. 1) Берәр эш-хәл булып үтә, башкарыла торган билгеле вакыт, нәрсәнеңдер үз вакыты. Мизгел җитсә, боз ятмас. Әйтем. Печән өсте! Беренче мәхәббәтем төслерәк гаҗәеп мизгел! Ә.Баян 2) иск. Елның билгеле чоры; фасыл. Һәр җимешнең үз мизгеле бар. Мәкаль. Яз мизгеле. Көз мизгеле 3) Бик кыска вакыт арасы, минут, момент. Кайчак язмышларны озын юллар, еллар түгел, мизгел хәл итә. Р.Фәйзуллин. Гомер тирәгемнең һәр яфрагы Вакыт узуларга бик сизгер. Мизгелләре кайчак – тулы гасыр, Гасырлары – тулмас бер мизгел!.. Р.Әхмәтҗан. Энә генә дип йөргән гамәлнең мизгел эчендә дөягә әверелүе дә ихтимал. М.Әмирханов 4) Вакыйга, очрак, хәл. Тынлык өсләренә сузып куйган Үзәк өзгеч нечкә җепләрен Хәтердәге газиз мизгелләрнең Сагыну белән кайый читләрен. Х.Әюп. Очрашуның кыска мизгелендә Аерылышу көтмәдем мин, Хәтта үпмәдем мин. Р.Гаташ. Тантанада катнашучылар язучының иҗатын, тормыш юлын, турникта кояш ясаганда гомерлек имгәнү алган аянычлы мизгелләрне чагылдырган «Фәнис Яруллин очышлары» дигән фильмның премьерасын карау бәхетенә дә иреште. Мәгърифәт 5) диал. Гадәт. Мизгел китмәс, чир китәр. Әйтем |